“Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт” исемендә уен-сәяхәт

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

7 сентябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева  3 сыйныф укучылары белән “Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт” исемендә уен-сәяхәт үткәрде. Кичә уен формасында үтте. Укучылар юл кагыйдәләре иленә сәяхәткә барып юл билгеләре белән таныштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, әдәплелек кагыйдәләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирдәләр. Кичә “Юлда булсаң- бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!” дип исемләнгән презентация карау белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International