8 сентябрь көнне Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова “Мәрхәмәтлелек атнасы” проекты кысаларында «Жизнь дана на добрые дела» дип аталган шигырь конкурсы үткәрде. Китапханә эчендә төрле яшьтәге китап укучылар өчен «Добро побеждает зло» һәм «Добрые книги в добрые руки» дип аталган китап күргәзмәләре эшли. Конкурста балалар мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында үзләренең өйрәнеп килгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.