“Татарстан командасы ” проекты кысаларында 8 сентябрь көнне Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 1-6 сыйныф укучылары өчен “ Туган җирем Татарстан” исемле викторина үткәрде. Балалар республикабыз турында булган белемнәрен күрсәтеп башкалабыз Казан, халкыбызның милли киемнәре, республикабызның үткәне, бүгенгесе турында булган сорауларга җаваплар эзләделәр.