“Светофор-ышанычлы дустыбыз” дип аталган кичә

2016 елның 9 сентябре, җомга

8 сентябрь көнне Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Светофор-ышанычлы дустыбыз” дип аталган кичә үткәрде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре, светофорның кайчан һәм кем тарафыннан уйлап табылуы турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Кичә барышында «Дорожная математика» дип аталган конкурста укучылар үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Соңыннан Ю.Б. Орлованың “Юл йөрү кагыйдәләре” китабы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International