Терроризмны кисәтү максатыннан Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова “Без терроризмга каршы” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә киштәләрендә газета-журналлардан бер-береңә мәрхәмәтле, шәфкатьле булу, сакчыл булу, терроризмны булдырмау, аның белән көрәшү турындагы язмалар урын алган. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганнан соң, балаларга “Минем дөнья” дип аталган рәсем конкурсы тәкъдим ителде.