«Юлларыгыз һәрчак имин булсын» дигән уен-сәяхәт

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Өлге авылы китапханәчесе Альбина Сәлихова башлангыч сыйныф укучылары белән «Юлларыгыз һәрчак имин булсын» дигән уен-сәяхәт үткәрде. Урамда  йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү   күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге чарада балаларга презентация  күрсәтелде.Укучылар карточкалар буенча  юл билгеләрен танып белү уенын уйнадылар, ә соңыннан  “Дорожная  азбука” дигән расскраска китабын буядылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International