Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова Чишмәбаш “Акчарлак” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” дигән чара үткәрде. Китапханәче балаларга юл билгеләре турында сөйләде, аларга юлда йөргәндә һәм башка вакытларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде (12бала катнашты).