“Светофор дәрес бирә” дигән уен-дәрес

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

13 сентябрь көнне Әсән-Елга авыл китапханәчесе Әлфина Нафикова кече яшьтәге балалар  юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү максатыннан “Светофор дәрес бирә” дигән уен-дәрес үткәрде. Ул Казан шәһәренә сәяхәт формасында үтте. Балалар Р.Вәлиеваның “Күңелле светофор” китабы белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр,”Светофор” уены уйнадылар. 13 бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International