16 сентябрьдә балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлфия Хафизова “Көзге шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында “Росинка” клубының чираттагы утырышын үткәрде. Клубка йөрүче балалар “Җир – безнең уртак йортыбыз” дип исемләнгән конкурста актив катнашты. Укучыларга балык, кошлар, йорт хайваннары, агачлар, үсемлекләр темасына багышланган викторина оештырылды. Соңыннан китапханәче балаларга табигатьне сакларга, аңа карата игътибарлы булырга дигән төшенчәне исләренә төшерде.