“Табигатьне саклыйк!!!-экологик сәгать

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

16 сентябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева “Җир-безнең уртак йортыбыз” көненә карата, 2-3 сыйныф укучылары  өчен “Табигатьне саклыйк!!!-экологик сәгате уздырды. Китапханәче балаларга әйләнә-тирә мөхитнең һәрвакыт чиста, матур булырга тиешлеген аңлатты, “Табигатьне саклау-тормышны саклау ул!” дип исемләнгән  презентациягә нигезләнеп  безнең алда булган проблемалар, табигатьнең экологик торышы  турында сөйләде. Чара барышында укучылар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Барлыгы 9 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International