Республика конкурсы “Әдәби герой музее”

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

             20 сентябрьдә район үзәк китапханәсенең  балалар бүлеге уку залында  “Әдәби герой музее” республика конкурсының “ Минем яраткан әдәби героем” номинациясенең район этабы үткәрелде. Әлеге конкурста 3-4, 5-6 сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган эшләр тәкьдим иттеләр. Эшләр арасында төрле материалдан (төсле кәгазь, пластилин, агач, тозлы камыр һ.б.) кул эшләнмәләре бар иде. Конкурска барлыгы 56 эш кабул ителде.  Алар арасыннан жюри әгъзалары сайлап алган өч укучының (Гарданов Булат 6 нчы сыйныф укучысы, Тимербаев Рузил 3 нче сыйныф укучысы, Хисматов Айрат 3 нче сыйныф) ның яхшы кул эшләнмәсе  республиканың икенче турына катнашу өчен сайлап алынды. Район үзәк китапханәсе җитәкчелегеннән җиңүче укучыларга дипломнар тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International