21 сентябрьдә район балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең 5 б сыйныф укучылары өчен “Су – яшәү чыганагы” дип исемләнгән танып белү дәресе үткәрде. Укучылар электрон презентация аша су турында мөһим мәгълүмат туплады, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Китапханәче су темасына кагылышлы шигырьләр укыды, китап күргәзмәсе белән таныштырды.