22 сентябрь көнне Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч мәктәп укучылары белән “Нәрсә ул экстремизм?” дигән темага әңгәмә үткәрде. Экстремизм һәм терроризм турында белемнәрен ныгыту, аны кисәтү максатыннан чыгып үткәреләгән әлеге әңгәмәдә китапханәче балаларга читтән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, күзәтүсез калдырылган предметларга юлыккан вакытта ни эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Соңыннан “Россия терроризмга каршы” дип аталган презентция күрсәтелде.