Китапханә дәресе “Дуслык авыр чакта сынала”

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 2-4 сыйныф укучылары өчен   “Дуслык авыр чакта сынала” дип аталган китапханә дәресе үткәрде. Әлеге дәрестә балаларга дуслык, ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай  әхлаки сыйфатлар, дуслар белән аралашканда түземле булу, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуы турында мәгълүмат бирелде. Китапханәче балалрны “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Дус кайгыда сынала”, “Дуслыкны акчага сатып алып булмый”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” мәкальләренең асылына төшендерде. Дәрес ахырында Гөлнара Хәсанова балаларга “Син - яхшы дусмы” дип аталган тест биремнәрен эшләтте. (10 - 12бала, 2 бала соңрак кушылды).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International