Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация “Корстон”да узган тантанада катнашты

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм хезмәткәрләрен котлады. Тантаналы чара Казан шәһәренең “Корстон” кунакханә комплексы мәйданчыгында узды. Анда авыл хуҗалыгы тармагының,  урып-җыю кампаниясенең алдынгы хезмәткәрләре чакырылган иде. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

Тантаналы чара кысаларында авыл хуҗалыгы продукцияләреннән күргәзмә дә тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International