Хөрмәтле өлкәннәр!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбыз пенсионерлары өчен түбәндәге чаралар үткәреләчәк:
-1 октябрьдә “Добреев” кибете янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе,
-3 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Зур Кукмара авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты.
6 һәм 7 октябрьдә Кукмара поселогы мунчасында юыну бәясенә, пенсия таныклыгын күрсәткән очракта, 50 процент ташлама ясала.
Исегезгә төшерәбез: пенсия таныклыгын күрсәткән очракта ел дәвамында “Айгөл”матурлык салоны һәм “Артель” аяк киемен ремонтлау остаханәсе хезмәтләреннән ташламалы шартларда файдаланырга мөмкин.