“Абдулла Алиш – язучы да, батыр да” дип исемләнгән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены

2016 елның 30 сентябре, җомга

29 сентябрьдә Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары  өчен “Абдулла Алиш – язучы да, батыр да” дип исемләнгән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп, язучының иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирде, кызыклы биремнәрдә катнашты. “Тамчы шоу” уены җыр-биюләр, Алишның әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштерү белән үрелеп барды. Соңыннан китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International