"Зилант"та яшьләр мини-футбол буенча көч сынашты

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

"Зилант" спорт мәктәбендә "Без - бергә" дигән исем астында дингә ышанган яшьләр арасында мини-футбол буенча ярыш узды. Бәйгедә өч команда көч сынашты. Беренче урынны Кукмараның “Ихлас” командасы алды. Икенчегә Ош.Юмья, Туембаш һәм Камышлы авыллары егетләреннән тупланган “Дуслык” командасы чыкты. Өченче урын Аш.Буҗи авылы командасына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International