23 сентябрь Манзарас мәдәният йортында китапханәче Фирая Сабирова мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Сөмбелә бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә балаларның чыгышы төрле уеннар, җырлы-биюле тамаша белән бергә үрелеп барды. Барлыгы 40 тамашачы катнашты.