Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова Зур Сәрдек авылы гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары - 41 балага "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды. Укучылар авыл китапханәчесе әзерләгән "Мәдәни көндәлек - 2016" дип аталган презентация карадылар. Районыбызның мәдәни тормышы турында тулы мәгълүмат алдылар.