Якташлар очрашуы

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

28 сентябрь көнне Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфыйкова   Австралиядән кайткан якташларыбыз Гайшә һәм Зыя Маскилар белән очрашу үткәрде. Очрашу авыл күрке булган “Акъяр” чишмәсеннән башланды. Аннары кунаклар Мәдәният йортындагы туган якны өйрәнү музеенда, китапханәдә булдылар. Очрашу Гайшә Маскиның бабасының туган авылы Арпаязда дәвам итте. Монда алар мәчеттә булдылар һәм туганнарының каберлегенә зыярат кылдылар. Аннан соң кунакларны Пычак урта мәктәбендә каршы алдылар. Очрашу бик җанлы төстә узды. Кунакларны Әсән-Елга авылында яшәүче туганнары Хафизова Асия апалар мул табын әзерләп каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International