“Картая мени соң йөрәк...” дип аталган әдәби – музыкаль кичә

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова клуб хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан “Картая мени соң йөрәк...” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Кичәнең максаты үсеп килүче буында өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү, гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу һәм аларны  олыларга булышу - шатлык икәненә инандыру иде. Кичә җыр җырлау, шигырь сөйләү һәм шаян биюләр белән үрелеп барды. Кичә соңында өлкәннәрне мул табынга чакырып сый-хөрмәт күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International