Байлангар китапханәсенә якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевның исеме бирелде һәм истәлек тактасы урнаштырылды

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Байлангар китапханәсенә шушы авылда туып-үсеп, озак еллар Саба районы газетасының баш мөхәррире булып эшләгән, 14 китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның исеме бирелде һәм истәлек тактасы урнаштырылды. Тантанада аның гаиләсе, иҗатташ дуслары, якташ язучылар һәм журналистлар катнашты. Байлангар мәдәният йортында узган чарада Тәлгать Нәҗмиевның тормыш һәм иҗат юлы турында күп истәлекләр барланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International