Картлар көне уңаеннан бәйрәм концерты «Дорогие мои старики»

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

4 октябрь көнне Ю. Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан «Дорогие мои старики» дип аталган концерт оештырдылар. Бәйрәмне Нырья авылы җирле үзидарә җитәкчесе Васильев В.В. котлау сүзе белән ачып җибәрде. Кичә җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәр дә үзләрен сынатмады: төрле уеннарда катнашып, чәй табыны артында моңлы көйләр сузып утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International