«Вы рядом и все прекрасно…» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

8 октябрь көнне Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә В. Юмья авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан «Вы рядом и все прекрасно…» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче Лидия Макарова өлкәннәргә һәм килгән кунакларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укучылары һәм “Марзан” ансамбле әгъзәләре җырлар, биюләр, шигырьләр һәм театрлаштырылган өзекләр күрсәтеп өлкәннәрнең күңелен күрделәр. Кичә соңында өлкәннәрне шифалы чәй белән сыйладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International