"Саумы, өлкән авылдаш"! дип исемләнгән бәйрәм концерты

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  "Саумы, өлкән авылдаш"! дип исемләнгән бәйрәм концерты белән Чишмәбаш һәм Зур Сәрдек авылларында чыгыш ясадылар. Әлеге концертта җирлек башлыгы Фаттахов Ф.М., җирлекнең Ветераннар советы рәисе Закиров Шамил абый котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Җыр-бию, нәфис суз, кызыклы миниатюра карап өлкәннәр рәхәтләнеп ял иттеләр, чордашлары белән очрашып хәл-әхвәл белешеп кутәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Бу матур, лирик концертны Купка, Аш-Буҗи, Адай авылы өлкәннәре дә караячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International