8 октябрь көнне Вахит авылы мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Кичәдә җырлар, шигырьләр яңгырады һәм өлкәннәр игътибарына спектакль карау тәкъдим ителде. Әлеге чара мул табын артында оештырылды. Барлыгы 8 кеше катнашты.