14 октябрь көнне “Әкият” курчак театрында “Әкият иле дуслык һәм тынычлык белән яши” дигән республикакүләм конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Районыбыз данын яклаган Каенсар авылы китапханәсеннән Халиулиннар гаиләсе, әлеге тантанада катнашу хокукына ия булып, рәхмәт хаты һәм мультиварка белән бүләкләнде. Соңыннан алар балалар хореографик төркеме чыгышын күзәтте, Казан шәһәре буенча экскурсиядә булды. “Туган авылым” ресторанында чәй табыны артында тәмамланган бәйрәмнән Хәлиуллиннар гаиләсе күтәренке кәеф һәм җылы тәэсирләр белән кайтты.
Конкурс таләбе буенча өч кешедән дә ким булмаган гаилә дуслык, татулык темасын чагылдырган әкиятне сайлап, сәхнәдә уйнап күрсәтергә тиеш иде. Әлеге конкурсның беренче этабына районның 23 китапханәсеннән иң актив гаиләләр үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иткән иде.