6 октябрь көнне Лельвиж авылы китапханәчесе Людмила Егорова балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Әкияттә кунакта” дип аталган уку дәресе үткәрде. Дәрес барышында укылган әкиятләргә нигезләнеп балалар матурлыкны күрергә, әкият геройларын танып белергә, тискәре һәм уңай геройларга бүләргә өйрәнделәр.