Зур Кукмарада район фермерлары берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышы узды

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашында район фермерлары берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышы булды. Чарага крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары чакырылган иде. Җыелышта шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары берләшмәсенә яңа рәис – Таһир Бариев сайлап куелды. Ә берләшмәнең элеккеге рәисе Зөфәр Баязитов Камияр Байтимеровның тәкъдиме белән республика крестьян-фермерлар ассоциациясе рәисенең урынбасары итеп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International