Дәрес-презентация «Балалар китабы дөнясы»

2016 елның 21 октябре, җомга

19 октябрьдә   көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Багаһавиева Алсу «Шәфкатьлелек» сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Балалар китабы дөнясы» дип исемләнгән дәрес-презентация күрсәтте. Ул балаларга әкият, шигырь язучы авторларның иҗатлары турында сөйләде. “Әкият героен тап”  дип исемләнгән викторина барышында балалар сорауларга дөрес җаваплар бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. “Барбоскины” мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International