20 октябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Итагатьлелек илендә” дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Уен барышында балалар табышмаклар чиште, төрле конкурсларда катнашты. Бу чара балаларны итагатьле, яхшы күңелле булырга өйрәтә.