Кукмарада картинг ярышы узды

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бәйге район ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда оештырылды. Анда Мамадыш, Балтач һәм Кукмара картчылары “Стриж”, “Хонда”, “Восход”, “Минск” төркемнәрендә көч сынашты. Әлеге ярыш Автомобильчеләр көне ЮХИДИ хезмәте оешуга 80 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Кукмаралылар түбәндәге урыннарда:

“Стриж” төркеме

Никита Михайлов – икенче

Инсаф Ибраһимов – өченче

“Хонда” төркеме

Никита Михайлов – икенче

Инсаф Ибраһимов – дүртенче

Тимерхан Нургалиев – алтынчы

“Восход” төркеме

Владимир Артемьев – өченче

“Минск” төркеме:

Расим Галимов – беренче

Айзат Садиков – дүртенече

Фәнил Хәсәнов – бишенче.

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International