Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

25 октябрь көнне Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президентының дини оешмалар белән эшләү Департаментының дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш  киңәшчесе Нурислам Гильмутдинов, Кукмара муниципаль районы Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина катнашты. Анда район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Самигуллинның гаризасы каралды.  Ул мөхтәсиб вазыйфасыннан азат ителеп мактаулы мөхтәсиб итеп калдырылды. Мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкару,Татарстан Республикасы мөфтие Камли хәзрәт Самигуллин тәкъдиме белән, Камышлы авылы имамы, югары дини белемле Рәдиф хәзрәт Тимергалиевка йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International