Районыбызның “Кояшлы Кукмара” командасы яшьләре, Арчаның Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында узган “Тукай FEST” дипгән заманча яшьләр иҗаты фестивалендә катнашып, Гран-при һәм кубокка ия булдылар. Егет-кызларыбыз Тукай музеена, Сәгъди абзый йортына экскурсия ясадылар, “Табигать фантазиясе”, “Фото Граф”, “Шишка-шоу” һәм башка мастер-классларда катнаштылар. Чара соңында катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр, диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!