21 октябрь көнне «Тылсым» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре «Мобиль бригада» технологиясе нигезендә, районыбызның Адай авылында ялгыз гомер итүче Муртазин Мохипулла абыйга бардылар .
Бригада составында специалист, мед. сестра һәм күп санлы социаль хезмәткәлэәр бар иде.
Мохипулла абыйга медицина өлкәсендә киңәшләр, социаль хезмәт алу хакында аңлатмалар бирелде. Социаль хезмәткәрләр йортының түшәм-идәннәрен, тәрәзәләрен юып, мичләрен агартып –ялт итеп куйдылар.
Баруның нәтиҗәсе булып ничә еллар кул тимәгэән йорт чистарып калды. Мохипулла абыйнын бик нык куңеле булды, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Алга таба аңа социаль хезмәткәр беркетеләчәк.