«Якташ язучыларыбыз»

2016 елның 28 октябре, җомга

28 октябрьдә балалар китапханәсендә  Баһавиева Алсу “Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназия”нең 2а сыйныф укучылары өчен “Якташ язычыларыбыз” дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Балалар туган төбәгебез язучылары- Р.Бәшәр, З.Мәхмүди, Р.Рахман. Ф.Галимуллин, Г.Морат һ.б. язучыларның иҗатлары белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап таптылар, әкиятләр буенча төзелгән викторинада актив катнаштылар. Дәрестә балалар китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International