27 октябрьдә Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина, төрле катлам китап укучылар өчен, язучы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь тулу уңаеннан “Әдәбият күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә җыр-моң, нәфис сүз, биюләр белән үрелеп барды, язучының тормышы һәм иҗаты хакында бай мәгълүмат бирелде, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде. Аннан тыш китапханәче тамашачыны Нәбирә Гыйматдинова китаплары белән таныштырды. “Бер тамчы ярату” әсәренә нигезләнеп төшерелгән фильмнан өзек карау да тамашачы күңеленә хуш килде.