Район башлыгы Сергей Димитриев Өлгедә яшәүче Мидхәт абый Гайнетдиновны 95 яшьлеге белән котлады

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген Өлге авылында гомер кичерүче Мидхәт абый Гайнетдинов үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар да юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International