28 октябрь көнне Кукмара «Шәфкатъ» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен “Алтын көз” дип исемләнгән бәйрәм үтте.
Балалар һәм аларның әти-әниләре көзге әкияти аланга эләктеләр һәм аларны могҗизави көз каршы алды. Балалар өчен уеннар, күңелле конкурслар әзерләнде. Алар бик теләп биеделәр, җырладылар, ә аларның әти-әниләре яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән үзенчәлекле салатлар ясадылар.
Сәлатле балаларыбызга “Көз” кызы үзенең бүләкләрен өләште.
Бәйрәмебезнең барлык катнашучылары һәм “Шәфкатъ” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларыбыз һәм аларның әти-әниләре искиткеч җылы хисләр белән таралыштылар. Бу матур кичэ балаларның һәм өлкәннәрнең күңелендә бик озак сакланыр әле.
Муз. җитәкче Баймиев Л.З.