Үзәктә ял итүчеләр, бакча белән танышкач, балалар белән очраштылар. Бакча мөдире Миләүшә Равил кызы һәм районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне балаларга тапшыруның мөһимлеге турында чыгыш ясадылар. Балалар кунакларга “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Малай-кызларның әкиятне чын күңелдән бирелеп уйнаулары, аларның осталыклары һәркемнең күңеленә хуш килде, дип хәбәр итте районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина.