3 нче ноябрьдә Әсән Елга авылы мәдәният йортында якташыбыз шагыйрь Әхмәт Юнысның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Ул бит шушы җирнең баласы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә барышында тамашачы электрон презентация ярдәмендә аның тормыш юлы, иҗаты белән танышты.
Казан каласыннан кайткан якташыбыз әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин, язучылар Шаһинур Мостафин, Татарстан язучылар берлеге рәисенең урынбасары Расих Сабирҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының пресс-үзәк җитәкчесе Булат Ибраһимов, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, якташларыбыз балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр, журналист Резидә Гасыймова, укучыларыбыз тарафыннан яратып укыла торган китаплар авторы, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафиннар Әхмәт Юныс белән бәйле хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. Мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләре, поэмаларыннан өзекләр укыды. Кичә матур җырлар белән үрелеп барды.