4 ноябрь көнне Мәмәшир авылы Мәдәният йортында “Гомер йомгаклары өзелми ул, тик парлашып гомер иткәндә” - исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә 50 ел бергә яшәгән Гараевлар, Усмановлар, Шайхадаровлар гаиләләрен котладылар. Кичәдә гаиләләр турында презентация күрсәтелде һәм җирлек башлыгы гаиләләрне котлады. Кичә барышында китапханәче Зөлфия Габдуллина “Тигез гомер итегез” дип аталган китапны тәкъдим итте. Бәйрәм киче концерт номерлары белән үрелеп барды.