6 ноябрьдә Туембаш авылы җирлегендә узган ел нигез салына башлаган Ял паркы файдалануга тапшырылды. Быел республикада иң яхшы җирлекләр арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Туембаш авылы җирлеге 1 миллион сумлык Грант отты. Әлеге акчаларга парк булдыруга тотылды. Бу эштән авыл халкы да читтә калмады, актив катнашты, 300 төп агач утыртылды, тиешле җиһазлар куелды.
Паркны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ильдус Габдрахманов, "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галеевлар да катнашты.