9 ноябрьдә балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шәфкатьлелек» сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен, Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, “Россия - моя Родина” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә ул балаларга 4 ноябрь Бердәмлек көне бәйрәме тарихы, илебезне яклаучылар Кузьма Мининның һәм Дмитрий Пожарскийның батырлыгы турында сөйләде һәм Россия, Татарстан гимны, гербы, флаглары белән якыннан таныштырды. Соңыннан алар “Минем Республикам Татарстан”, “Минем илем Россия” дип исемләнгән мультфильм карады.