“Кагыйдәләрне белмәү нигә китерә” исемле әңгәмә

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрь көнне Село Чура авылы китапханәчесе Лида Азина 1 сыйныф укучылары белән “Кагыйдәләрне белмәү нигә китерә” исемле әңгәмә уздырды. Китапханәче балаларны светофор һәм аның төсләре, юл кагыйдәләре, урам хәрәкәте  кагыйдәләренә, балаларны игътибарлы  булырга өйрәтте. Укучылар җәмәгать транспортында  үз-үзеңне әдәпле тоту, юл аркылы чыкканда бер-береңә ярдәм итү кебек темага үзләренең белемнәрен тикшерү максатыннан төзелгән викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Әңгәмә барышында табышмаклар, шигырьләр яңгырады. 12 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International