“Вахитов” җәмгыятендә семинар үткәрелде

2016 елның 18 ноябре, җомга

“Вахитов” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның ун айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар Тырыш  авылы фермасында мал торакларын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен, силос траншеясын, таләпләргә туры китереп эшләнгән тирес түгү урынын карадылар, шулай ук Лельвиж авылындагы  машина-техника паркында булып, ремонт барышы белән таныштылар.

Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International