Казанда “Илаһи моң” дип исемләнгән өченче рухи мирас фестивале узды. Әлеге чараны Бөтендөнья конгрессы, Россия ислам университеты, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан Федераль университеты оештырган. Фестивальгә илнең төрле төбәклөреннән күпсанлы милләтпәрвәрләр җыелган. Халкыбызның рухи мирасы ядкәрләрен башкаручылар бәйгесендә Яңа Сәрдек мәктәбе укытучысы Мәдинә Ярмиева да катнашып, “Халык авыз иҗаты (мөнәҗәтләр)” номинациясендә беренче урынны яулаган һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.