Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелгән республика конкурсында кукмаралылар призлы урыннарга чыкты

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Авыл уҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелгән республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Комиссияләр тарафыннан АПК оешмаларында техниканы саклауга кую эшләренең барышы, машина-трактор паркларындагы тәртип, техникадагы кимчелекләр, хезмәтне саклауның торышы һәм АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлеге тикшерелде һәм бәяләнде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны – Вахитов исемендәге хуҗалык, икенче урынны – “Урал” хуҗалыгы алды, өченче урынны “Әсәнбаш” агрофирмасы һәм “Урал” җәмгыяте бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International