Кукмара музеенда “Самавыр бәйрәме” узды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, моннан 115 ел элек Кукмара авылында самавыр җитештерелгән. Әлеге түгәрәк дата уңаеннан Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда “Самавыр бәйрәме” гөрләде. Поселокның 7нче номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүчеләр өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан театральләштерелгән тамаша оештырылды. Бәйрәм шигырьләр сөйләү, җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Чара кайнар коймак һәм самавырда кайнаган чәй эчү белән төгәлләнде.

Шулай ук “Минем әни иң яхшысы” дигән рәсемнәр бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International